Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта сайлаулар аеруча үзенчәлекле үтте

Быел Россия президентына сайлаулар көне аеруча тантаналы, бердәм, бәйрәм рухында узды шикелле.

Әллә инде шушы чараның җитди, киләчәгебезне хәл итә торганын аңлапмы, әллә инде сайлау уңаеннан мәдәният йортында профессиональ җырчылар тарафыннан бушка концерт булгангамы сәгать ун-унберләр тирәсендә сайлаучылар аеруча актив булды.

Авылдашларыбызның тавыш биргән бере тамаша залына агылды, җырчылар Алсу Хәбибуллина, Винарис Ильегет, алып баручы Әлфия Хәбибуллиналарның чыгышын бик җылы кабул иттеләр.

Аеруча, түгәрәк гәүдәле булса да сәхнәдә очып, биеп йөргән Винарисны хатын-кызлар үз итте. Күз-кашларын уйнатып, тамашачы белән дустанә элемтә урнаштырган егетне сорап та җырлаттылар. Залга җыелган халык тамаша карап кына калмады, әлеге көнгә тәгаенләнгән Кышны озату, Нәүрүз бәйрәмен дә бер очтан бәйрәм итте әле. Минем үземә, мәдәният йорты хезмәткәрләре өй туен үткәргәндәй тоелды.

Күңелле концерт караган сайлаучылар өчен, шунда ук бер читкә өстәлләр куелып, кайнап торган самоварлардан чәй эчеп, кайнар коймаклардан авыз итәргә була иде.

Теләгәннәр үзләре килеп, кыюсызларына мәдәният йорты хезмәткәрләре зал буенча сыйлап, өләшеп йөрделәр.

Ике сәгатьтән артыкка сузылган чарадан соң, Нәүрүз бәйрәменә хас уеннар, бәйгеләр узмаса да, аның иң кульминацион өлеше карачкыны яндырганнан соң, күзләрне иркәләп ялтырап язгы кояш та чыккач, халык бүгенге бәйрәмнән канәгать булып таралышты.

Розалия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Норлат авылы Президент сайлаулары Нәүрүз кышны озату