Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта Җиңү көне

Батырларның рухын искә алып. Җиңү бәйрәме 9 майны аеруча дулкынланып көтеп алабыз. Быел да авыл уртасына салынган һәйкәл янына, батырларның рухын искә алырга, дип олысы, кечесе кулларына чәчәкләр, шарлар тотып бәйрәмгә җыелды.

Быел җитмеш өченче Җиңү язын каршыларга бер генә ветераныбыз да калмады. Авыл җирлеге башлыгы Ренат Рафыйк улы Баһаветдинов та авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләгәч, әле яңа гына арабыздан китеп барган сугыш ветераны Тәлига апа Нурмиеваны искә алып китте. Әле шөкер, тыл ветераннарыбыз бар, алар да хөрмәтле кунаклар булып бәйрәмгә килделәр. Быел, митинг булгач, озын нотыклар сөйләп, халыкны ялыктырмыйк, диделәрме, артык сөйләүчеләр булмады. Ветераннар советы рәисе Роза Ягудина үзенең чыгышында: Без үзебезнең Норлат авылы төркемендә «Алар Җиңүне якынайттылар» исемле акция башлап жибәрәбез. Сугышта катнашкан бабаларыбыз, әбиләребез, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында языйк.
Кызганыч, хәзер сугыш ветераннары калмады авылда... Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары исән-имин булсыннар! Хәзер алар – тарих!!! Эйдәгез, Сез дә безгә кушылыгыз! – диеп, акциягә кушылырга чакырды. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше мәктәп укучыларының, инде хәзер традициягә кергән «Үлемсез полк» акциясе парады булгандыр. Әти-бабаларының, туганнарының фотоларын күтәргән балаларны күргәч, күпләр күз яшьләрен яшермәде. Ел саен 9 майда актив катнашкан мәктәп укучыларының, аларның җитәкчеләрен, оештыручыларын аерым атап үтәсе килә. Егет-кызларның парлап сугышка озату, каршы алуын күрсәткән биюләре, А. Әфләтунов җитәкчелегендәге совет чоры физкультурникларын чагылдырган акробатик номерлары, «Разноцветная зебра» түгәрәге балаларының чыгышлары барысына да бик ошады.

Оешмалар тарафыннан һәйкәлгә бик күп веноклар салынып, митинг тәмамлангач, барысын да кыр күхнясында Хәмзә Идиятуллинның бик тәмле итеп пешергән солдат боткасы көтә иде. Җиңү бәйрәме әнә шулай хәтердә калырлык булды!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Норлат авылы Җиңү көне