Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатның яшь талантлары

Районыбызның Норлат авылы балалары – «Авангард» – «Төсле зебра» яшүсмерләрләр клубында тәрбияләнүчеләрнең җәйге каникуллары бик кызыклы һәм күңелле уза. Алар һәр көнне мәгънәле итеп уздырырга, дөньяга яхшылык таратырга һәм яңа гаризонтлар ачарга тырыша.

Алар үзләренең остазлары Зөлфирә Кельдиева белән, Түгәрәкләр хәрәкәте һәм «Практика будущего» бердәмлегендә Талантлар Университетында уздырылган Проект мәктәбендә катнашты. Әлеге мәктәп республика буенча 150 укучы һәм студентларны җыйды. Яшел Үзән районыннан Норлат яшүсмерләре командасы Дамир Гарифуллин, Гөлинә Җамалиева, Валерия Якимова, Алинә Габидуллина – үзләренең «Суперсемейки» социаль проекты белән Республика олимпиадасында катнашып, сайлап алу туры аша узды һәм Талантлар Университетының проектлар мәктәбенә эләкте. Балалар идеяләрен яшәргә сәләтле һәм гамәлгә ашарлык проектка әверелдерергә, проектлы инициативалар эшкәртергә өйрәнде. Проект иҗаты киләчәк күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә, ә остаз – балаларның шәхси проектлары эчтәлеге өстендә эшләгәндә, бу эшчәнлекләрендә коралларны куллануда ярдәм итте. Инде киләсе көздә үк аларны чираттагы – проектлар олимпиадасының финалы көтә. Анда проектлар якланачак һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк.
– Моның белән генә балаларның белемле сәяхәтләре тәмамланмады әле, без Талантлар Университетының Республика җәйге профильле мәктәбенә «Актерлык осталыгы»на да бардык  – ди актерлык осталыгы һәм рәсем сәнгате юнәлеше буенча программаның автор-җитәкчесе, остаз, Талантлар Университетының алга ыргылучы компетенцияләрнең эксперт-тренеры, «Исток» яшүсмерләр клубының өстәмә белем педагогы Зөлфирә Кельдиева. – Театр юнәлешендә эксперт-спикерлар итеп танылган мәдәният хезмәткәрләре чакырылган иде. Балаларга Г.Кариев яшьләр театрының әйдәп баручы актеры Фернат Насыйбуллин, К.Тинчурин театры грим-постижер цехы мөдире Кадрия Фәйзетдинова, ТР атказанган артисты Азат Зарипов һәм И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең югары квалификацияле педагогы Ландыш Фәттахова кебек шәхесләр белән эшләве онытылмас хатирәләр калдырды. Шулай итеп, 14 көн дәвамында яшь актерлар чын сәхнә профессионалларыннан дәресләр алды: сөйләм осталыгын чарлады, хәтта дөрес суларга да өйрәнде, үз тавышын куйды, пластика өстендә эшләде, башкарачак рольләре эченә керде, спектакльгә әзерләнде. Безнең Норлат төркеме, нәтиҗәдә, Киплингның «Маугли» постановкасын уңышлы күрсәтте. Балаларга бу очрашу, спикерлары белән чәй өстәле артында иркен аралашу бик ошады. Алар биредә бик күп дуслар тапты.  
 Безнең яшүсмерләр, талантларын күрсәтү һәм арттыру белән бер рәттән, рухи азык та туплаган: «Татар авылы» этнография музеенда, Казан зоопаркында, «Хәзинә» рәсем сәнгате музеенда, Болгар дәүләт тарих-архитектурасы музей тыюлыгында булганнар. Алар үз авылларына яңа белем,  файдалы тәҗрибә туплап кайтты һәм башкалар белән дә уртаклашырга әзер. Шундый мөмкинлек биргән өчен, «Казанның ачык талантлар университеты 2.0» оешмасына алар рәхмәтле һәм түземсезлек белән кабат профильле мәктәпләрдә яңа очрашуларны көтә.
 

Фотолар  «Төсле зебра» клубының архивыннан алынды

Зәйнәп Зиннәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев