Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатлылар битараф түгел

Бүгенге көндә ниндидер эш башкарганда, әнә башлык эшләсен дип кенә авыл җирлегенә аударып калдыру дөрес гамәл түгел. Кешечә матур итеп яшим дисәң, үзеңнән дә өлеш кертергә кирәк. Үзара салым программасы шәһәрдә юк, ә шәхси секторда яшәүчеләр шат булыр иде. Ни өчен дигәндә, үз йортлары белән торучыларның да тигез юлдан йөриселәре килә.

Бүгенге референдум Норлатта да оешкан төстә өч участокта уза. Авыл җирлегендә, клубта һәм Косякау авылында. Норлатлылар референдумда катнашып, бердәмлекләрен күрсәтә. Быел үзара салым акчасы 200 сумнан билгеләнгән.
- 200 сум күп түгел, әле бер сумга өстәп дәүләт дүрт сум биргәнне дә исәпкә алсак, ярыйсы гына сумма килеп чыга һәм бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Шуңа да вакытым булуга, референдумда катнашып, бурычымны үтәдем, - дип сөйли исемен әйтергә теләмәгән абзый.
Сезнең фикерегез белән килешми мөмкинме соң!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев