Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат мәктәбендә ниләр майтаралар тагын?!

Нурлат мәктәбе елдан-ел үзенең матур чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы белән кешеләрне сокландырып тора. Инде менә шул көзге байлыкны җыю чоры килеп җитте.

- Бай, мул көз кеше хезмәтенең нәтиҗәсен чагылдыручы ел фасылы ул. Үз хезмәтеңнең яхшы нәтиҗәләрен күрүдән дә сөенечлерәк мизгел бармы икән бу дөньяда?! – дип сөйләде безгә Нурлат урта мәктәбе хезмәткәре Гүзәл Сабирова, - Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш язын гына түгел, җәй буе да гөрләп торды. Бакчада бик күп эшләр башкарылды. Эшне дөрес оештыру нәтиҗәсендә, мәктәп бакчасында берсеннән - берсе матур чәчәкләр үсте, төрле яшелчәләр, җиләк –җимешләр өлгерде. Быел, аеруча, чөгендер , кишер, суган, алмадан мул уңыш җыеп алынды. Мәктәп ашханәсенә яшелчәләр әзерләдек. Бердәм, тату эшләгәндә генә мондый уңышларга ирешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев