Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат мәдәният йортында халык җыены узды

Көнүзәктә торган авыл проблемалары турында фикер алышканнан соң, урта мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм яшь артистлар әзерләгән үзешчән сәнгать концерты булды.

Балалар чыгышлары белән авылдашларын куандыру өчен, җыен тәмамлануны 2 сәгатькә якын сабыр гына көтеп утырдылар. 
Әмма, кызганычка каршы, күп кенә өлкәннәр, концерт куючыларның хезмәтенә һәм иҗатын хөрмәт итмичә, залдан чыгып, өйләренә кайтып киттеләр. Бу күренеш безнең балаларыбыз өчен "үрнәк" булды. 
Шулай да концерт бик яхшы кәефтә узды, кечкенә артистларыбыз бар осталыкларын күрсәтте, чын күңелдән тырыштылар. Әлеге чарага алар бер атна гына әзерләнмәделәр, бит югыйсә. 
Күңелләрне күтәргән концерт номерлары өчен барча катнашучыга зур рәхмәт. 
Алардан буш тамаша залы өчен гафу үтенәсе килә. Җаннарыбыз, күңелләребез ярлыланмасын, саекмасын иде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев