Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат мәдәният йортына Иделаръягы авылларыннан талантлы шәхесләр җыелды

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның "Балкыш" фестиваленең чираттагы бәйгесе Норлат мәдәният йортында узды.

Быел ул Бөек җиңүнең 73, Комсомолның 100 еллыгына багышланган иде. Биредә Иделаръягы авылларыннан талантлы, батыр, чөнки, өлкән яшьтә сәхнәгә менеп чыгыш ясауны башкача әйтеп тә булмый, сәнгатькә гашыйк ветераннар катнашты.

Олы Ачасырның "Зөбәрҗәт", Түбән Карамалының "Матрешки", вокал ансамбльләре, Олы Шырданнан "Саруна" квартеты бик матур чыгыш ясады, Күгеш авылыннан җитмеш тугыз яшендәге Әлфия Шәрипованың "Комсомол" шигырен сөйләве жюри әгъзаларын да шаккатырды, әле җыр да башкарды. "Яшел Үзән" газетасын укучыларга таныш авторлар Кече Өтәктән Нәзирә Сафина, Бакырчыдан Рәйханә Зәйнуллинаның, Норлаттан Роза Ягудинаның, Күгәйдән Хәлимә Җәләлиеваларның үзләре язган шигырьләрен укуы бик матур тәэсирләр калдырды. Барысы да бик талантлы, шулай да быел җиңүчеләр бишәү, алар Күгештән Әлфия Шәрипова, Олы Шырданнан "Саруна" квартеты, шул ук авылдан үзе уйнап, үзе җырлап "Эх, дороги" җырын башкарган Марат Шәйхуллин, Норлаттан автор-башкаручы Роза Ягудина, Наратлы авылыннан гармунда уйнаган Рәхмәтулла Сөнгатуллин. Тамаша карарга килмәгән тамашачылар оттырдылар, дип уйлыйм.

Бәя бирүчеләр киңәшләшкән арада, мәдәният йорты хезмәткәрләре бик матур җырлар башкарды, шәһәрдән килгәннәрдән арттырып та җибәрделәр, афәрин аларга! Иң соңыннан, район ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Валентина Витальевна Данилова түзмәде, баянын кулына алып русча да, рәхәтләнеп татарча да җыр башкарып, әле залдагыларны да җырлатып фестивальне киләсе елга кадәр тәмамлады.

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Фото: https://vk.com/club117781291

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норлат авылы фестиваль Балкыш