Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат әфганчыларны җыйды

"Әфган-йөрәк ярасы"- ел саен унбишенче февральдә Совет сугышчыларының Әфганстан җиреннән чыгарылган искә алу, хәтер көнен, шулай дип, атасак дөресрәк булыр иде.

Авыл мәдәният йортына әле япь-яшь килеш, үзләренең интернациональ бурычларын үтәргә, дип, ут эченә җибәрелгән, хәзер инде олыгайган, чәчләренә чал кергән ветеран-әфганчылар җыелды.

Тантаналы чараны мәктәбебезнең Роза Илдус кызы Ягудина җитәкчелегендәге "Поиск" - түгәрәгенә йөрүче укучылар башлап җибәрде. Сугышның башланган елларында ук, авылыбызга кара кайгы булып, АН-12 самолетын, һәлак булганнарның җәсәден алып кайтучы булганга, "Черный тюльпан", - дип аталган , авылдашыбыз Марат Фәйзуллинның табуты кайтты. Ул вакытта әнисе Диләрә апаның хәсрәтен, бөтен авыл кичергән шикелле булды.

Әлеге чарага чакырылган Маратның сыйныф җитәкчесе Равилә Хәким кызы Гафиятуллина да, аны күз яшьләрсез генә искә ала алмады.Бик акыллы, малайларча шук булса да, укытучысына хатлар да язган әле ул. Марат турында сөйләгән 11 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Зәринә сөйләгәннәрне дә тетрәнмичә тыңлап булмый.

Авыл җирлеге башлыгы Ринат Рафыйк улы Баһаветдинов та үз чиратында хәтер көне белән котлап китте, "Бәйрәм үк булмаса да, бу көнне без искә алып, билгеләп үтәргә, тиешбез, диде ул. Шулай ук әфганчы-ветераннар советы җитәкчесе, хәрби- вертолетчы Таһиров Рафаиль Рәфкат улы да сугышчан дусларын искә төшерде, ветераннарны котлап, исәнлекләрен теләде.

Бүләк ителгән кызыл канәфер, шулай ук укучыларның үз куллары белән ясаган төрле-төсле чәчәк бәйләмнәре, кайнар әфган җиле кырысландырган ветеран-сугышчыларның йөрәген йомшатып, йөзләренә елмаю өстәде. Башка бервакытта да сугыш афәтләре кабатланмасын иде!

 

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тантаналы чараны мәктәбебезнең "Поиск" түгәрәгенә йөрүче укучылар түгел, 11 А сыйныфы укучылары башлап җибәрде.

    2
    X