Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат балалары Космонавтика көнен билгеләп үтте

Бүген беренче космонавт Юрий Гагаринның галәмгә очкан көне, шуңа да бу көн тарихка Космонавтика көне буларак кереп калды.

Бу көн онытылмасын өчен, ел да билгеләп үтәргә, аеруча, яшьләргә, укучыларга аңлатып, космонавтлар турында сөйләргә кирәк. "Кадрлар резервы" проектының икенче турында катнашучы авылдашыбыз Илдар Шәмсетдинов турында газета битләрендә укыгансыздыр инде. Менә бүген дә ул патриотик темага багышланган " Йолдызларга", дигән акция уздырды. Ул балалар түгәрәгенә һәм китапханәгә йөрүчеләр алдында космонавтикага кагылышлы викторина уздырды, видеоролик күрсәтте. Бик тә үзенчәлекле формада әлеге темага багышланган, ике яктан да укыла торган открытка-белешмә төзегән. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр өчен истәлек бүләк булды ул. Балаларның бик кызыксынучан, космонавтларны белүләре шатландырды. Норлат балалары Космонавтика көнен менә шундый файдалы чара белән билгеләп үттеләр.

Розалия Ибраһимова

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норлат Яшел Узэн районы день космонавтики