Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат авылында, шөкер, гармунчылар  күп

Кадерле авыл гармунчылары! Күңелләребезгә моң өстәүчеләр, җырлатучылар, биетүчеләр...

Йөгрек бармакларыгыз гармун төймәләренә кагылып җаннарны эретерлек тылсымлы көйләр чыгара, уйларны әллә кайда, иң гүзәл, рәхәт чакларга, алып китә.
Гаилә бәйрәмнәре, туйлар, армиягә озату, Сабантуй, кичке уеннар гармунсыз үтмәгән.
Авылларда иң хөрмәтле, кирәк кеше гармунчы булган. Бик күп егетләр кечкенәдән гармунда уйнаганнар, җырлаганнар.
Бүген гармуннарыбыз тарихка кереп бара, гармунчы егетләр дә бик сирәк, зур авылларга да 1-2 генә. Шулар арасында, Аллага шөкер, безнең авылдашларыбыз- Габидуллин Хәдис, Ильмухаметов Альберт абый бар. Кайтарасы иде аларны клуб сәхнәләренә! Шатландырсыннар иде халыкның күңелен! Өйрәтсеннәр иде бу матур һөнәргә яшьләребезне!

 

Роза Ягудина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: