Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат – Акъегет юлында җитди юл һәлакәте

Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтеннән соң төрле имгәнүләр белән алты кеше хастаханәгә китерелгән.

Һәлакәт Норлат – Акъегет трассасында Күгәй авылы янында булган. 
Бу хакта ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүмат хезмәте хәбәр итә. 
Кичә 16:00 сәгать тирәсендә 112 номерына “Рено Логан” һәм “Лада 9 модель” бәрелешүе турында хәбәр килә. 
Шалтырату буенча вакыйга урынына килгән янгын сүндерү хезмәткәрләре, янгын чыкмасын өчен автомобильләрнең аккумуляторларын ычкындырып куя. 
Авария нәтиҗәсендә “Рено” машинасын йөртүче 41 яшьлек ир баш сөяге травмасы һәм битендә җәрәхәтләр, аның 39 – 64 яшьлек дүрт пассажиры төрле җитди имгәнүләр белән хастаханәгә китерелә. 28 яшьлек Лада йөртүчесе, шулай ук, баш сөяге травмасы һәм кабыргалары сыну сәбәпле, госпитализацияләнә.

Фото: vk.com/zd_life

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария в Зеленодольском районе