Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәнлекләрне саклыйк юлларда

2019 елда Татарстанда кыргый хайваннар катнашында 82 юл-транспорт һәлакәте булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең иң күп саны Питрәч, Минзәлә, Яшел Үзән районнарында теркәлгән, дип хәбәр итә ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты.

Машина тәгәрмәче астына кабан дуңгызлары, пошилар һәм кыр кәҗәләре еш эләгә икән. Һәлакәтләр, нигездә, зур юлларда, куе урманнар янында барлыкка килгән. Ведомство автомобильчеләрне тиешле тизлекне сакларга, чиктән тыш игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның кинәт килеп чыгу ихтималы турында мәгълүмат бирүче билгеләргә игьтибар итәргә һәм сәфәргә көндез, якты вакытта чыгарга чакыра. Тыюлыклар, заказниклар яки гади урман җирлегендә кинәт кенә хайваннаркилеп чыгарга мөмкин, бу очракта тизлекне киметергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев