Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

НИЯТЕ БИК ЯКТЫ

Шәһәребез стоматология поликлиникасының баш табибы, Татарстанның атказанган табибы Илшат Мәҗит улы Идрисов нинди уйлар белән яши?

Шушы һәм башка сорау­ларга җавап алырга теләп, табибның үзенә мөрәҗәгать иттем. Ул үткер караш ташлап алды да, үзе җитәкләгән шифаханә турында түгел, тыйнак кына, «мактану кебек килеп чыкмасын берүк», дигән сүзләре белән, әңгәмәбезне бөтенләй башка, тагы да кызыклырак, яшәү мәгънәсе булган тамырларыбызга алып кереп китте. Тормышка карашы, үзе бәяләгән кыйммәтләр турында һәм күңел түрендәге башка уй-хыяллары белән уртаклашты.

– Мин тарихымны барласам, гел яңа дөнья ачам. Күп истәлекләр җыеп, хәтергә төшерәм дә, яңача яши башлыйм. Ерак еллар артында калган балачагым искә төшә, халыкның үткәнен күз алдына китерәм. Кеше гомер буе читтә яшәсә дә, тамырларына тартыла. Бу омтылуны милләттәшләребез мисалында да күрергә була, ул һәммәбезгә кан белән күчкән.  Кеше өчен дөньяда иң кадерле  һәм олы мәгьнәгә ия төшенчәләр бар. Ул– ата-ана... Мин үзем бәхетле гаиләдә тәрбияләндем дип горурлана алам. Гаиләдә ун бала: алты кыз, дүрт малай үстек. Кечкенәдән «әти» дип горурланып әйтә алдык. Чөнки ул олы исемгә хезмәте белән дә, холык-фигыле белән дә лаек иде. Әти өйдә чын хуҗа, гаиләсен бөтен яктан тәэмин итүче ир, әни өйнең яме, өебезнең нуры иде. Алар тормыш авырлыгына карамый, дөнья йөген бергә тартты. Безгә дөрес тәрбия биреп, авыр тормыш юлында югалып калмаслык чын кеше итәргә тырышты.

Тулы язма газетаның җомга санында (№91).

Гөлфинә Канакова.
Яшел Үзән
Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев