Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нишләргә? Банан, кәбестә һәм брокколи ашарга

Безнең организмга нинди дә булса витамин җитмәсә, ул үзен һичшиксез сиздерәчәк. Шуларга карап кешегә кирәкле нинди минераллар һәм витаминнар җитешмәүне белергә, балансланган ашамлыклар ярдәмендә кимчелекләрдән котылырга һәм кайбер авыруларны кисәтергә була. Азык рационын баету ярдәм итмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

1нче сигнал: авыз кырыйлары бозылу

Дефицит: тимер, цинк, витаминнар – ниацин (В3), рибофлавин (В2) һәм В12. Бу симптом  бигрәк тә вегетарианнарда күзәтелә.
Нишләргә? кош ите, сөләйман балыгы, тунец, йомырка, арахис кебек ашамлыклар кирәк. С витаминын куллану организмга тимерне үзләштерергә, инфекцияләргә каршы көрәшергә  ярдәм итә.  Шуңа күрә бу продуктларны  яшелчәләр белән аралаштырып ашарга кирәк (кәбестә, брокколи, татлы кызыл борыч, төсле кәбестә).

2нче сигнал: биткә бетчәләр чыгу, кызару, чәч коелу
Дефицит:
чәч өчен танылган витамин – биотин (В7), шулай ук А, Д,Е, К.
Нишләргә? Балык, авокадо, гөмбә, төсле кәбестә, чикләвек, кура җиләге, банан әйбәт.

3нче сигнал: тәндә ак һәм кызыл төстәге акне кебек үзгәрешләр барлыкка килү
Дефицит:
алмаштыргысыз майлы кислоталар, витамин А һәм Д.
Нишләргә? Баетылган майларны һәм транс майларны куллануны чикләргә һәм чиста майларга өстенлек бирергә кирәк. Моның өчен диңгез балыгы, чикләвек ашарга була. Шулай ук рационга яшелчәләр дә кертергә киңәш ителә.

4нче сигнал. Кул-аяклар ою
Дефицит:
В9, В6 һәм В12 витаминнары. Бу проблема нерв системасына бәйле. Ул депрессия, анемия, ару, гормональ дисбаланс билгесе дә булырга мөмкин.
Нишләргә? Шпинат, спаржа, чөгендер, фасоль, йомырка, кош ите, диңгез продуктлары ашарга кирәк.

5нче сигнал: аяклар һәм кулларда мускуллар кыскару, чәнчеп авыртулар
Дефицит:
магний, кальций һәм калий. Физик күнегүләр белән шөгыльләнүчеләрнең В витаминнары тир белән  организмнан чыгарыла.
Нишләргә? Банан, кәбестә, миндаль, фундук, кабак, патиссон, чия, алма, грейпфрут, брокколи ашарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИТАМИНЫ полезные советы тонус