Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әнисен кыйнап үтергән

Әти-әниеңә кул күтәрү аяныч һәм бернинди дә кысага сыймаслык гамәл. Андыйларга карата иң каты җәза бирелергә тиеш. Яшел Үзәндә шундый очракның теркәлүе бик кызганыч.

26 яшьлек өрлектәй ир беркайда эшләмәсә дә, спиртлы эчемлекне рәхәтләнеп кулланырга яраткан. Нишләсен, вакытны уздырырга кирәк бит. Ә 56 яшьлек әнисе пенсиягә чыккан булуына карамастан, һаман эшләгән, сорыкорт улын туйдырырга тырышкан.
Чираттагы тапкыр эчеп ул әнисе фатирына килә һәм алар арасында ызгыш чыгып, бу адәм актыгы әнисен кыйнарга тотына. Ул аңа 68 тапкыр суга, типкәләп ташлый. Баш мие җәрәхәтләнгән, күкрәк сөяге сынган хатын шунда ук җан тәслим кыла. Мондый кыйналуларга тере кеше ничек чыдасын. 
Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен таныса да, ызгышның әнисенең спиртлы эчемлек куллануыннан чыгуы белән аңлатмакчы була. Әмма күршеләре сөйләвеннән, бу хатынны улының еш кыйнавы, эчәргә акча таләп итүе, үзенең беркайда да эшләмәве, әнисе хисабына яшәве ачыклана. Чөнки күршеләренә дә аңардан бер тынгылык булмый. 
Шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова биргән мәгълүматларга караганда, бу факт 2018 елда мировой судья чыгарган хөкем карары белән дә раслана. 2018 елда ул әнисен үтерү белән янавы нәтиҗәсендә 400 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрелгән һәм хөкем карарын күптән түгел генә үтәп бетергән була. 
Суд хөкем карарын чыгарган вакытта гаеп ләнүченең үз гаебен тануын, балигъ булмаган балалары булуын исәпкә алып, 8 елга ирегеннән мәхрүм итә. Җәза срогын ул каты режимдагы төзәтү колониясендә уздырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев