Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нинди товарларны кире тапшырырга яки алыштырырга ярамый?

– Сыйфатына зыян килгән һәр төр товарны кире тапшырырга һәм алыштырырга мөмкин. Шулай ук фасоны, габариты, формасы белән сезгә туры килмәгән сыйфатлысын да шундый ук товарга алыштыра аласыз. Бу, әлбәттә, кире тапшырырга һәм алыштырырга ярамаган товарларга кагылмый. Андыйларның исемлеге РФ хөкүмәте карары белән расланган.

Сыйфатына зыян килмәгән кире тапшырырга һәм алыштырырга ярамаган товарлар:


1.Өй шартларында авырулардан профилактика һәм аларны дәвалау товарлары: металлдан, резинадан, тукымадан һ.б. эшләнгән санитария һәм гигиена әйберләре; медицина приборлары һәм аппаратлары; авыз эче гигиенасы кирәк-яраклары, күзлек пыялалары, бала карау предметлары, дару препаратлары.
2.Шәхси гигиена әйберләре: теш щеткалары, тараклар, чәч кыстыргычлары, чәч бөдрәләткечләр, париклар, шиньоннар һәм калган шуңа охшашлы товарлар.
3.Парфюмер-косметик товарлар.
4.Тукымадан җитештерелгән товарлар: киҗе-мамык, җитен, ефәк, йон һәм синтетик тукымалар; тасмалар, зияк (тесьма), челтәр һ.б шундый төр тукымалардан ясалган товарлар. Кабель продукцияләре – чыбык, шнур, кабельләр; төзелеш һәм бизәкләү материаллары – линолеум, пленка, ковер түшәлмәләре һ.б., шулай ук метрлап сатыла торган башка товарлар.
5.Тегелгән һәм трикотаж эшләнмәләр (эчке киемнәр, оекбашлар).

Тулырак җомга санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев