Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ни өчен үз планнарың турында башкаларга сөйләргә кирәкми?

Без үз планнарыбыз белән дусларыбыз, туганнарыбыз, хезмәттәшләребез белән уртаклашырга күнеккәнбез. Ә 1933 елда психологлар тәҗрибә уздырган, ул безнең планнар турында никадәр күбрәк кеше белсә, аларның тормышка ашуына шанслар шулкадәр азрак булуын күрсәткән.

Ни өчен шулай килеп чыга соң? Бөтен хикмәт безнең баш миебездә. Без үз планнарыбыз белән уртаклашканда, баш мие без сөйләгәннәр инде тормышка ашкан дип саный. Баш мие өчен максат ирешелгән, дип уйлаганлыктан, кешенең моңа мотивациясе дә кими. 
Планнар белән уртаклашасы килгәнлеге аңлашыла - моны һәркем үзеннән белә, тик - түзеп торырга кирәк. Нәкъ менә якыннарыгызга уй-фикерләрегезне сөйләү, уртаклашу теләге - алга таба бару, эш итү өчен көч, куәт бирәчәк. Беренче нәтиҗәләргә ирешкәч, үзегезнең башкарган эшегез турында сөйләгез. Әмма! Киләчәккә планнар турында түгел, ә сез ирешкән эшләр турында. 
Әгәр дә куелган максатларга ирешү юлында фикердәшләрегез бар икән, шул да җиткән. Сез бер-берегезгә терәк булып эш итәргә кирәк. Бу максатларга ирешүдә бер адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев