Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ни өчен түләү кире кагыла?

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе искәртүенчә, агымдагы елның 1 июленнән фонд авыр финанс хәлендә булып, йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан әниләрдән һәм ялгызы гына 8 яшьтән 16 яшькәчә бала тәрбияләүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар кабул итә.

Гариза язучыларының кайберләренең шәхси кабинетларына карар кабул ителү хакында хәбәрнамәләр җибәрелгән дә инде. Алар түләү билгеләнү, кире кагылу яисә гариза карау вакытының озайтылуы хакында булырга мөмкин.
Пособие билгеләгәндә, Пенсия фонды гаиләнең әлеге төр ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсен ведомство ара хезмәттәшлек юлы белән алынган критерийлар буенча бәяли.

Пособие кемнәргә бирелми:
1. Гаиләдә бер кешегә керемнең Татарстанда җан башына кабул ителгән яшәү минимумы – 9955 сумнан артык булуы.
Мәсәлән: гариза 2021 елның июлендә бирелеп, сезнең 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 28 февраленә кадәр вакыт аралыгында җан башына булган керем әлеге суммадан артып киткән очракта.
Түбәндәге керемнәр исәпкә алынмый:

  • 3 яшьтән 7 яшькәчә балага алдагы чорда түләнгән пособиеләр;
  • 8 яшьтән 16 яшькәчә балага алдагы чорда түләнгән пособиеләр;
  • бер тапкыр күрсәтелә торган матди ярдәм һәм иминият түләүләре;
  • социаль контракт кысаларында бирелгән акча;
  • гариза биргән көнгә 18 яше тулган (аерым очракларда – 23 яшь) балага түләнгән пособиеләр һәм алиментлар;
  • 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яисә тумыштан I төркем инвалидны караучы хезмәткә яраклы кешегә ай саен бирелүче түләүләр.

2. Гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 1037нче карар белән беркетелгән нормадан артык күләмдә милке булу (мәсәлән: гариза язучының 2 яисә аннан күбрәк автомобиле, гомуми мәйданы гаиләнең һәр кешегә 24 квадрат метрдан арткан 2 яисә күбрәк фатиры булу, гаиләдә 3 һәм аннан күбрәк бала булган очракта, күрсәтелгән нормадан артыграк рөхсәт ителә).
3. Пособие сорап язылган гариза дөрес яки тулы булмаган очракта:
а) анда түбәндәге мәгълүматлар булмаса:

  • йөкле хатын-кыз исәпкә баскан медицина учреждениесенең исеме һәм тулы адресы;
  • алимент түләтү турында карар чыгарган суд органының тулы исеме, адресы, карарның номеры, датасы, хөкемдарның исем-фамилиясе.

б) мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәгән булса:

  • баланың СНИЛСы;
  • баланың исем-фамилиясе, әти се нең исеме (гаилә әгъзаларының);
  • баланың (гаилә әгъзаларының) туган көне;
  • гаилә составы турындагы мәгъ лүмат;
  • гаилә хәле турында мәгълүмат;
  • гаризага гаиләдә җан башына айлык керемне хисаплаганда исәпкә алына торган гаилә әгъзасы өстәлсә.

4. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең яисә гаиләдәге хезмәткә яраклы кешенең кереме булмау («нуль кереме кагыйдәсе»). Пособие гаиләдәге өлкән кешеләрнең хезмәт хакы (стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән алынган керем, пенсия) булганда билгеләнә.
Керем булмау объектив тормыш шартлары белән нигезләнгән очракта, «нуль кереме кагыйдәсе» кулланыла. Керем булмауга түбәндәге сәбәп ләр нигез булып тора:

  • күп балалы гаиләдә әти-әнинең берсенең 12 ай дәвамында кереме булмау, икенчесенең хезмәт, эшмәкәрлек яисә иҗади эшчәнлек, пенсия яки стипендия формасында керем алуы;
  • ялгыз ата яки ана турында сүз барганда (баланың рәсми рәвештә әнисе, яки әтисе генә булса, икесенең берсе үлгән, яки баланың танык лыгына язылмаган, яки хәбәрсез югалган булса);
  • 3 яшькә кадәрге баланы карау;
  • инвалидлыгы булган яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене тәрбияләү;
  • 23 яше тулмаган гаилә әгъза сы ның көндезге бүлектә укуы:
  • чакыру буенча хәрби хезмәттә булу һәм хәрби хезмәттән кайткач өч ай вакыт;
  • «эшсез» статусында булу (мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында рәсми теркәлү һәм 6 ай дәвамында шул статуста булу);
  • иректән мәхрүм ителү вакыты һәм азат ителгәннән соң өч ай вакыт.

5. Гариза кире кайтарылганнан соң бердәм дәүләт хезмәтләре аша гаризасын төзәтеп кабат бирмәү.
6. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә 10 эш көнендә документлар бирмәве (туу турында таныклык, суд карары, язылышу турында таныклык, гариза язучының һәм аның 23 яшькәчә гаилә агъзаларының урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортының көндезге уку бүлегендә белем алуын раслаучы белешмә һәм башка документлар).

– Түләүләрнең икесе дә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен комплекслы бәяләп билгеләнә. Шуңа күрә, гаилә әгъзаларының һәркайсының матди хәлен объектив бәяләү өчен, алар турында шактый зур мәгълүмат тупларга кирәк, Аларны алу өчен белгечләр төрле оешма-ведомстволарга сорау белән мөрәҗәгать итә. Кайберәүләрнең дәүләт хезмәтләре порталына гариза карау 20 көнгә озайтыла дигән хәбәр килү әнә шул сорауларга җавап алынмауга бәйле була. Гариза каралуның максималь срогы – теркәлгәннән соң 30 эш көне, – дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев