Ни өчен фатирларның стеналарында һәм түшәмнәрендә күгәрек барлыкка килә?
Вентиляция эшенә йөкләнеш көчәйгәч һәм система тиешенчә үз функциясен үти алмый башлагач, диварларда һәм түшәмнәрдә кара таплар - күгәрек барлыкка килә, - дип аңлата коммунальщиклар.
Нигездә, бу торак биналарны яңача планлаштыру һәм үзгәртү белән бәйле. Мәсәлән:
- әгәр дә сез агач тәрәзә блокларын дым агызу клапаннарсыз ПВХ тәрәзәләргә, яки агач ишек блокларын җылытылган металл ишекләргә алыштырган булсагыз;
- биеклеген киметеп кухняга тарттырылмалы түшәм яки вентиляция рәшәткәсен (вентшахт) томалап электр һава суыргыч урнаштырган булсагыз;
- берләштерелгән санузелда, кабызгыч аша эшли торган мәҗбүри вентиляция (һава агымыннан башка һәм һава алмашынусыз) урнаштырган булсагыз;
- кухняда агач һәм тәрәзә астындагы суыткыч камера ишекләрен, һава йөрсен өчен тишек калдырып, ПВХдан ясалган герметик ишекләргә алыштырган булсагыз;
- фатирдагы вентиляция рәшәткәсен ябып яки ябыштырып куйсагыз;
-бер бүлмәле фатирның стенасын сүтеп, кухнясы белән залын кушсагыз;
Белгечләр исегезгә төшерә, мондый гамәлләрегез белән үзегезне һәм тирә-юнегездәгеләрне куркыныч астына куясыз. Моннан тыш, нормативларга туры килерлек һава агымы һәм алмашуы булмаганда газ җиһазларыннан куллану сәламәтлек һәм гомер өчен зарарлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев