Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ни булды безгә, авылдашлар?!

Менә бу карга күмелеп утыра торган йортта 11 бала үстергән герой-ана Гөлчирә Ногманова яшәде, хәзер мәрхүм инде.

Йорт буш тора, әмма кыш көне дә җылытыла. Биредә Гөлчирәнең инвалид улы  яши. Хәзерге вакытта авыру сәбәпле апасында тора. Менә шушы йортка авылдаш ел саен трактор белән кар эттерә, әйтсәң дә тыңламый.  Яз көне өйне, гаражны, мунчаны су баса. Әле  газ торбасы җир өстеннән уза. Әгәр ул булмаса, йортны  бөтенләй кар белән  күмеп китәрләр иде.

Флера Сәлахиева.
Яңа Чабаксар шәһәре
 
Әлеге хат буенча Күгәй авылы башлыгы Фәния Хисаметдиновага мөрәҗәгать иттек.
– Фото шундый итеп төшерелгән, чыннан да, йортны кар басып киткән шикелле. Әмма бу алай түгел, ерактан шулай күренә генә. Күршеләр – Гөлчирә апа балалары да, якын-тирәдәге күршеләр дә  бик тату  яшиләр. Җәй көне бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Үпкәләшеп йөргәннәрен белмим. Шулай да, трактор хуҗасы белән  бу турыда сөйләшәчәкбез, – дип ышандырды ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы авыл сулышы

2
X