Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Наталия Фишман: «Родина» янындагы парк 2019нчы елда төзекләндереләчәк»

«Родина» мәдәният йорты янындагы паркны Татарстан Республикасы Иҗтимагый мәйданнар үсеше программасына керттеләр. Аны төзекләндерү 2019нчы елда башланачак, дип хәбәр итте ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман.

Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзән кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр мохитен булдыру иң яхшы проектлар Бөтенроссия грант конкурсында катнашты. Жюри парк проектын югары бәяләде һәм ул 198 финалист исемлегенә, шулай ук «50дән 100 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр» номинациясендә бишлеккә керде. Бәйгегә барлыгы Россиянең 82 төбәгеннән 455 заявка кабул ителде. Әмма РФ Төзелеш һәм архитектура  министрлыгы грантын алу Яшел Үзәнгә насыйп булмады.

– Безнең проектның мөһим һәм югары бәягә лаеклы булуына ныклап ышанабыз. Шуңа да федераль грантны алмаган Татарстанның барлык финалистлары Республика Президенты карары белән 2019нчы елда Иҗтимагый мәйданнарны үстерү программасына кертелә, – дип хәбәр итә Наталия Фишман. – Безнең кулда  бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган менә дигән проектлар – эш аны тормышка ашыруда.
Искәртеп үтик, конкурс нәтиҗәсе буенча Татарстан 920 млн сум ала. Республикадан барлык 23 заявка да финалга чыкты, шуларның 14е грант отты.
Наталия Фишман шунысын да ассызыклады, программага кергән проектлар 2019нчы елда тормышка ашырыла башлый. «Родина» мәдәният йорты янындагы парктан кала Иҗтимагый мәйданнарны үстерү программасына Арча, Буа, Мамадыш һәм башка районнар кергән. Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рәсем район сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев