Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Насыйрилар нәсел агачының Бер тылсымы булып, ядкаре

...Су бирегез, Кирәк бер йотым су... Кайчагында җитә бер тамчы. И Туган җир! Каюм коесында Шул бер тамчы Саф су булсамчы!

2015 елдан башлап, мондый тантаналы чаралар Кече шырданда бик еш  үтә башлады. Чөнки  Каюм Насыйри туган авылын  җанландыру эшләрен иң беренче Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлар истәлегенә һәйкәл салудан башладык. Һәм ... туган яктан ерак калган авылдашлар  шушы изге һәм игелекле эшләребезгә фатиха бирде сыман.

Әйе, нәкъ шулай, чөнки Асия Наилевна Гобәйдуллина  җитәкләгән «Акведук» оешмасы ярдәме белән  башланган эшләр, туган авылны  төзекләндерү планнары бик үк җайлы гына булмаса да, ышанычлы адымнар белән тормышка аша бара.
Һәрберебез белә: су терек­лек чыганагы. Яшәү өчен иң беренче чиратта  су кирәк. Кече Шырданга нигез салганда  борынгы бабаларыбыз  табигатьнең иң бай, иң  матур җирен сайлаган.
Чишмәләргә бай безнең авыл. Казанский инеше, Әзеркә, Тимер улак, Ат улагы, Кер чайкау улагы, Гата улагы, Дусай улагы, Бәке, Кыр инеше. Борынгы бабаларыбыз чишмәләрне әнә шулай  атаган. Хәзер исә авылыбыз халкын заманчалаштырып аталган Сабан туе чишмәсе, Тал чишмәсе, яңартылган Ринат, Әзеркә, Гыйбадулла  чишмәләре  тәмле сулары белән сыйлый.
Ә авылыбыз өчен иң кадерле су чыганагы, әлбәттә,  Каюм Насыйри нигезен саклап торучы тарихи кое. Шушы көннәрдә «Акведук» оешмасы  коены реконструкцияләп,  файдалануга тапшырды.

Рәмил Шакиров фотосы.

Язманың дәвамы газетаның 89нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев