Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

НАСЫЙБЫҢ БАРЫБЕР СИНЕКЕ БУЛА

Без Сәйдәш белән институтның соңгы курсында таныштык.

Дөресен генә әйткәндә, бу минем беренче тапкыр чынлап яратуым, беренче чын хисләрем иде. Шуңа күрә ул миңа 26 яшемдә тәкъдим ясагач, шатлыгымнан түшәмгә сикерердәй булдым. Ул вакытта инде без аякка баскан, кешенеке булса да торыр урыныбыз бар һәм якты киләчәктә үзебезнеке дә булырлык ышанычлы өмет белән яши идек. Эшебез дә уңышлы гына алга бара, чөнки икебез дә җаваплы һәм төгәл хезмәткәрләр. Мин шәһәребезнең зур гына оешмасында кадрлар бүлеге менеджеры һәм шул бүлекнең җитәкчесе булыр­га торам. Сәйдәш тә карьера буенча миннән калышмый, каравылчыдан (охранник) куркынычсызлык хезмәте җитәкчесенә кадәр үсте.
Туйны тыйнак кына ясасак та, бик күңелле булды. Безгә ниндидер ял йортлары һәм романтик сәяхәтләр кирәкми дә иде. Ширбәт аен да бер-беребездән ләззәт алып уздырдык. Туй тантанасы вакытында дус кызым Динә миңа килеп:
– Сиринә, синең чынлап та Сәйдәшкә кияүгә чыгасың киләме? – дип сорады.
– Әлбәттә! – дидем мин, сәер сорауны аңламыйча, бәхетле елмаеп. – Ник алай сорыйсың?
– Беләсеңме... синең өчен борчылам... – дип сузды Динә. – Сәйдәш әнә нинди чибәр! Урлап китмәсеннәр үзен! Күпме көч куеп булдырган бәхетеңнән, малыңнан коры калма дим. Мин синең урыныңда булсам, никах килешүе төзер идем. Белмәссең дөнья хәлен!

Сиринә.

Тулырак язма газетаның җомга санында (№20).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев