Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Наркотиклы ук иясенә барып җитә алмаган

Яшел Үзән прокуратурасы 22 яшьлек Сергей Ивановка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) наркотик матдәләрне законсыз саткан өчен гаепләү чыгарды.

– Тикшерү күрсәтүенчә, – дип сөйли бу хакта прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Мингалиев, – 2017 елның 15 октябрендә Сергей иптәше Вячеслав  (исеме үзгәртелгән) һәм Карамалы Тауда 5нче төзәтү колония­сендә утыручы  уртак танышы белән законсыз гамәл кылуга бәйле сүз берләшә.
Алар төзәтү учреждениесе территориясенә наркотик матдә кертү буенча план коралар. Моның өчен уклы арбалет сатып алына, шулай ук 3,17 граммга якын наркотик та табыла.
Сергей белән Вячеслав һәм тагын бер билгесез кеше  автомобильдә паром белән Карамалы Тау территориясенә чыгарга ниятли. Әмма алар килеп җиткәндә, паром кичүе ябык була инде. Нәтиҗәдә Иделнең теге ягына әйләнгеч юл белән Вячеслав үзе генә китә. Әмма Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында аны тоткарлыйлар. Аның машинасы багажнигында тыелган матдә дә табыла һәм җинаятьчел төркемнең башка әгъзалары да эзләнә башлый. Ә башкалары – Сергей белән билгесез кеше билгеләнгән урынга электричкада чыгарга мәҗбүр була.
Оператив эзләнү барышында бу җинаятьчел төркемнең колония территориясенә арбалет угына скотч белән беркетеп наркотик салынган берничә төргәк атарга җыенуы ачыклана.
Сергей Иванов үз гаебен таный һәм аны сак астына алалар.
Хәзер бу эш судка җибәрелгән. Җәзаны Яшел Үзән суды билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев