Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Намаз укып, изге гамәл кыл

Намаз укуның хикмәте — Аллаһыны зикер итү, күңелең, телең һәм бөтен тәнең белән Раббыңны искә алу. Әмма тәнең намазлыкта булып, күңелең дөнья мәшәкатьләреннән арына алмаса, кайдадыр кибеттә, база

Намазда Аллаһыны искә алу өчен йөрәкнең дә намазлыкка килүе кирәк. Йөрәксез укылган намаз кояшсыз көн, җансыз тән кебек булыр, ди. Гыйбадәт кылган вакытта киткән хаталарны булдырмас, аларны төзәтү буенча ни эшләргә кирәклеге турында без Яшел Үзәннең «Җәмигь» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин белән әңгәмә кордык. 

– Тәүлек дәвамында намаз уку тыелган вакытлар бармы? 
- Без өч вакытта намаз укудан тыелырга тиеш. 1) кояш чыкканда; 2) зәвәл вакытында, ягъни кояш иң югары ноктасында булганда; 3) кояш баеганда. Бу өч вакытта фарыз, сөннәт, нәфел һәм җеназа намазлары укырга, тилавәт сәҗдәсе кылырга ярамый. 

– Әгәр намаз укучының чиста киеме булмаса, бу киемне чистарту мөмкинлеге дә юк икән, ул вакытта бу кеше ниш ләргә тиеш? 
– Намаз укучының чис та киеме һәм аны арулау мөмкинлеге булмаса, ул чакта бу кеше шул киеме белән укый, һәм намазы дөрес була, аны яңадан укырга кирәкми. 

– Әгәр дә намаз укучы кыйбланың кайсы тарафта икәнен белмәсә, һәм сорарга кеше дә булмаса, нишләргә? 
–Кыйбланың тарафын табарга тырышырга кирәк, табып булмаса, чамалап, кайсы якта дип уйласа (шул яктадыр дип ышанса), шул якка карап намаз укыр. 

– Намаз укыганда ялгышып киткән кебек булсаң, нәрсә эшләргә кирәк? 
– Әгүзү билләһи мин-әшшәйтанир-раҗим, дип әйтәбез һәм сул якка өч мәртәбә төкерәбез, шуннан соң намазны дәвам итәбез. Чөнки кеше күңеленә ялгышу турындагы коткылы уй салу шайтанның вәсвәсәсе. Ләкин без ялгышканны беләбез икән, ул чакта сәҗдә сәхү кылабыз. 

– Сәҗдә сәхү ни дигәнне аңлата? 
– Сәҗдә сәхү ул онытылган нәрсә һәм хатабызны дөресләү дигәнне аңлата. Намаз укыганда, соңгы утырышта утырган вакытта әттәхиятне укып, сәлам бирәбез. Ике сәҗдә кылабыз, аннан соң тагын әттәхият укыйбыз. 

– Ни өчен тәһарәттә һәр тән әгъзасын өчәр тапкыр юарга кирәк? 
– Кирәк дигән сүз дөрес түгел, ул сөннәт гамәл, ягьни Пәйгамбәребез шулай эшләгән. Һәм без аңа иярәбез. Мөселманның тәне, кие ме, өе чиста булырга тиеш. Ислам дине безгә шуны өйрәтә. Тәһарәт – ул Мөхәммәд с.г.в. өйрәткәнчә, тәннең билгеле бер өлешләрен юу. 
(Тулысынча газетабыздан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев