Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды

Яшел Үзән районында Бөтенроссия ГТО физкультура һәм спорт комплексында катнашучыларны бүләкләделәр. Яшел үзәндә алтын билгегә барлыгы ун кеше лаек булды.

Аерым билгеләп үтәрлек шәхесләр дә бар. Шундыйлардан комплексның Х баскычы нормаларын үтәгән Наил Таразов.  «64 яшьлек  Наил Сәгыйть улы башка яшел үзәнлеләргә дә үрнәк», – дип билгеләп үттеләр   ЯҮМР яшьләр эшләре буенча идарәдә.

Наил Сәгыйтович редакция хезмәткәрләренә дә яхшы таныш, ул – озак еллар редакциядә эшләгән  танылган журналист Әлифел Таразованың хәләл җефете.  Наил Сәгыйтович  офицер, гомере буе  сәламәт яшәү образы алып барды,  яхшы гаилә башлыгы, үрнәк әти.  Шулай да  аның  бу казанышы безне гаҗәпләндермәде дисәк, бик үк дөрес тә булмас. ГТО нормаларын шушы яшьтә бик сирәкләр генә үти ала һәм без Наил Сәгыйтович өчен бик шат. Афәрин!
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексында катнашучы  өчен комплексның рәсми Интернет-порталында  (http://www.gto.ru/norms) теркәлергә һәм УИН-номер алырга кирәк. Норматив тапшыру буенча барлык сорауларны (84371) 4-67-93 телефоны аша бирергә була.

Денис Анисимов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев