Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Музейда – мәдәни төн

Театр кием элгеченнән башлана, дип әйтергә яратабыз. Музей турында да нәкъ менә шуны кабатларга була.

Соңгы вакытта музейда шулкадәр кеше күп – балалар, аларның әти-әниләре, укытучылар. Музей хезмәткәре  Маргарита Хрисанова гардеробка киемнәрне алырга өлгерми хәтта. 3 ноябрьдә 18 сәгатьтә халык бирегә кызыклы чарага – Бөтенроссия  акциясе кысаларында уздырылачак «Музейда  мәдәни төн» акциясенә җыелды. Экскурсовод,  –  музейның өлкән  фәнни хезмәткәре  Лилия Әхмәтҗанова  килүчеләргә Идел елгасы исеменең килеп чыгышы, аның ярларында яшәүче халыклар, Яшел Үзән тарихы  һәм Романов күпере тарихы турында сөйләде.
1нче лицей укучысы  Роман Лебедевның Русьта чәйнең барлыкка килүе турында чыгышы барысына да ошады. Ул әле, төрле ферментлар кушып, тәмле чәй ясарга өйрәтте. Роман чәйне  үзе пешерде һәм хуш исле эчемлек белән музейга килүчеләрне сыйлады да. Әнисе белән төрле үләннәр җыя икән, бөтнек салып пешергән чәй бигрәк тәмле! Бер караганда гадәти генә бер эчемлек инде ул – чәй! Ә бит аны Роман кебек бик үзенчәлекле итеп тә әзерләргә була!
Хәрби залда музей хезмәткәре Диләрә Егорова  балалар белән хәтерне яхшырта торган  уен үткәрде. Уен хәрби погоннар белән иде, бик мавыктыргыч булды.
– Миңа бу музейда бик ошый, – ди  5нче гимназиянең 1 сыйныф укучысы  Мария Егорова.  –  Бүген ком белән үткәрелгән  мастер-класс, курчаклар ясау бик кызыктырды.
– Ә миңа алмалы чәй ошады, – ди  Нурия. Нуриянең әнисе Һадия Шәриповада  сәгатьләр күргәзмәсе зур кызыксыну уяткан.
Программа шундый итеп төзелгән иде ки, һәр кунак үзенә нинди дә булса  файдалы нәрсә алып китте. Музей директоры Сабина Устинова җитәкчелегендәге  коллектив  шуның өчен бик тырышкан.

Ринат Шәрипов.

Фото музей сайтыннан  алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Как заваривать монастырский сбор отца георгия

    Теги: Музей

    2
    X