ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган «Чиста яр буе» акциясенә Мулла Иле мәдәният йортында шөгыльләнүче «Яшьлек» бию төркеме дә кушылган.
Клуб артындагы «Урта күл» буен чүп-чардан чистарткан алар. Туган авылның табигатенең, елга-күл буйларының чисталыгына бу балалар яшьтән үк битараф түгел икән, афәрин диясе генә килә!
Нет комментариев