Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәскәүдә мәктәп укучылары арасында гольф буенча Бөтенроссия ярышларының IV (финал) этабы узды.

Татарстан Республикасыннан анда Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе командасы катнашты, ул 2021 елның мартында Казанда региональ этапта җиңүче булган иде.

Команда составы: Адиатуллина Сабина, Зәйнуллина Софья, Петухов Егор, Миронов Даниил. Спортчыларны югары квалификация категориясе тренеры, Россия Федерациясенең мактау грамотасы иясе, "2008 ел укытучысы" конкурсы җиңүчесе, Волжск шәһәрендә яшәүче Анжела   Иванова әзерли.

 

  15 командадан безнекеләр яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм мактаулы 7нче урын алды. Софья Зәйнуллина "банкердан һөҗүм" категориясендә шәхси беренчелектә Россия чемпионы булды. Ата-аналар Анжела Викторовнага спортчыларны әзерләгән, максатчанлык, үҗәтлек тәрбияләве, яхшы мөнәсәбәте, шәхсән якын килү һәм балаларга ышанычы өчен рәхмәт белдерә.

 

Тренерның үз артыннан әйдәп бару сәләте балаларны яңа биеклекләрне яулауга илһамландыра.

 

Фото zelenodolsk_life_news сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев