Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

Мәскәүнең аномаль салкын һавасы Татарстан территориясендә дә күзәтеләчәк, дип хәбәр Татарстан Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте.

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска имрәк булачак, ә урыны белән 15-18 гә кадәр, дип яза “Татар-информ”.

Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлаганча, якындагы өч көндә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кар явачак.

22 февральдә төнлә һава температурасы 12 – 17 градус, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 7-12 градус салкын булачак.

23 февральдә салкынайтачак. Шулай итеп, төнлә минималь һава температурасы 17-22 градус, аязганда 25 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана. Көндез 11-16 градус салкын булыр, дип көтелә.

24 февральдә дә салкын булачак. Төнлә -18..-23 градус, ә аязганда -24..-29 градус булачак, көндез – 12 – 17 градус салкын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район Яшел Узэн департамент гидрометеорологии прогноз погоды погода в Татарстане