Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсенә чакыра

Яшел Үзәндә 5 декабрьдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе була. Чара мәшгульлек үзәгендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр узачак.

Очрашу барышында яшел үзәнлеләр шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән аралаша, эш бирүчегә үз кандидатураларын тәкъдим итә алачак. Болардан тыш, ярминкәдә катнашучыларга РФ Пенсия фонды һәм социаль яклау бүлеге вәкилләреннән консультация алу мөмкинлеге дә бирелә.
Вакансияләр ярминкәсе Мәшгульлек үзәгендә түбәндәге адрес буенча була: Татарстан урамы, 1нче йорт. Кызыксындырган сорауларны 8(84371)5-54-02 телефоны аша  бирә аласыз.

Фото: https://vk.com/zeltrud

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев