Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе кодлы сүз куллана

Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, Бердәм контакт үзәге телефонына шалтыратучыларның яртысы түләүләр буенча шәхси консультацияләр алу өчен кодлы сүз куллана.

Бердәм контакт үзәге операторларыннан һәм Пенсия фонды белгечләреннән телефон аша гомуми пенсия һәм социаль мәсьәләләр буенча консультацияләр алыр га мөмкин. Шул ук вакытт а гражданнарның шәхси мәгълүматлары, мәсәлән, пенсия яки социаль пособиеләрнең күләме, шәхси исәп-хисабының торышы яки ана капиталының калдыгы турында белешмәләрне хезмәткәрләр шәхесне идентификацияләгәннән соң гына бирә ала.
Мондый мәгълүмат алу өчен, фондның клиент хезмәтенә бару мәҗбүри түгел. Кодлы сүз куеп, шәхси мәгълүматны тиз һәм гади шалтырату буенча алырга мөмкин булачак.
Гаризада күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыратканда өстәмә идентификацияләүче мәгъ лүмат кирәк булмаячак. Башка номердан мөрәҗәгать иткән очракта, шулай ук паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын әйтергә кирәк булачак.
«Код сүзе хәрефләр яки саннар, сүз яки сүзтезмәләрдән торган теләсә нинди комбинация булырга мөмкин. Кирәккәндә, аны һәрвакыт алыштырып була. Ә мондый яшерен кодны Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетка яки Пенсия фондының теләсә нинди клиент хезмәтенә экстерриториаль рәвештә мөрәҗәгать итеп, онлайн билгеләргә мөмкин», – дип әйтеп узды Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев