Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин күптән түгел генә Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбендә узган моношәһәрләр мэрлары форумында булып кайтты.
Анда Россиянең 319 монопрофильле муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашкан.
Төп темасы – “Моношәһәрләр – киләчәкне проектлыйбыз”. Форум программасына шәһәрләрнең алдагы социаль-икътисади үсеше буенча нәтиҗәле юллар эзләү кертелгән. 319 моношәһәрдән 103 үз проектларын тәкъдим иткән. Иң яхшы моношәһәрләргә Россия Хөкүмәте финанс ярдәме күрсәтәчәк. Яшел Үзән алар исәбенә керә алырмы?
Нет комментариев