Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«МОНДЫЙ ХӘЛНЕҢ АРТИСТЛАР  АРАСЫНДА БУЛГАНЫ ЮК»

АЛИНӘ САФИУЛЛИНА НӘРСӘГӘ ШАККАТКАН?

Җырчы Алинә Сафиуллина «Мунча ташы» артистларына шаккатып кайткан. 
«Бу көннәрдә «Мунча ташы» артистлары белән эшләргә туры килде. Юл хәйран озын иде. Күп аралаштык, фикерләр алыштык. Аларның гадилегенә, шаянлыгына, осталыгына исем китеп кайттым. Ә иң исем киткәне менә нәрсә булды: алар авыр сумкаларны хатын-кызга бөтенләй күтәртми. Мондый хәлнең артистлар арасында, гомумән, булганы юк. Хәйраннар калып кайттым. Бу көннәрдә юлымда гел яхшы, тәрбияле кешеләр генә очрап тора», – дип язган Алинә Сафиуллина.

Чыганак: Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарская эстрада