Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мондый капитаннар белән батмабыз

Район һәм шәһәребездә нәшер ителүче «Яшел Үзән» газетасы 27 сентябрьдә 25 еллык юбилеен билгели.

Безнекеләр
Корабльне ничек атыйсың, шулай йөзәчәк дисәләр дә, күп нәрсә капитаннан тора. 25 ел эчендә дүрт баш мөхәррир эшләве бу вазифаның үтә авыр, җаваплы хезмәт булуы турында сөйли. Монда алтын каләмле журналист булу өстенә оста оештыручы, грамоталы белгеч, район күләмендә генә түгел, респуб лика күләмендә дәрәҗәле шәхес
булырга кирәк.

90нчы милли күтәрелеш елларында мөстәкыйль газета нәшер итү ихтыяҗы тугач, район хакимияте баш мөхәррир вазифасына рус теле укытучысы.

Луиза Ибраһимовна Кашапованы китереп куйгач, без башта аптырап та калган идек – каләм тибрәтүчеләр арасында андый исемне ишеткән-белгән булмады. Әмма җитәкчеләр дөрес эшләгәнлеге бик тиз ачыкланды – юклык заманында оештыру эшләре чиксез авыр иде шул. Луиза Ибраһимовна оештыру, юллау-табу эше белән чапканда, газета ул туплаган хезмәткәрләр тырышлыгы белән матур гына чыга башлады. Луиза Ибраһимовна (1995–1999) эшләгән елларда район оешмаларының барлык җитәкчеләре дә редакциядә шәхсән булып, коллектив эше белән танышты, интервьюлар бирде. Бу еллар редакция тормышының иң кызык лы, күңелле еллары булып истә калган: коллектив яшь, дәрт ташып тора!
Луиза Ибраһимовна гаиләсе белән Казанга күчеп киткәч, газета коллективын элек баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Люция Рафаэловна Шәрәфиева җитәкләп алып китте.

Дөресен генә әйткәндә, газета нәшер ителә башлау сәбәпчесе дә шул Люция иде инде. Яшь, талантлы журналист Яшел Үзәндә милли хәрәкәтнең үзәгендә кайнады, мөстәкыйль газета кирәклеген беренчеләрдән булып күтәреп чыкты. Люция Рафаэль кызы җитәкчелек иткән еллар (1999-2002) – редакциянең финанс эшчәнлеге буенча иң авыр елларга туры килде. Кечкенә генә хезмәт хакын өчкә-дүрткә бүлеп бирү гадәткә керсә дә, коллективның иҗат дәрте сүнмәде. Иң көчле материаллар, иң кызыклы язмалар шушы елларда дөнья күрде һәм газета ТР Журналистлар берлеге уздырган конкурс та Бәллүр каләмгә ия булды. Бу коллективның зур җиңүе иде.

Көчле, талантлы журналистларны Казан үзенә суыра торды. Люция Рафаэловна «Болгар» радиосына киткәч, берничә ел Казанга китеп эшләп алган һәм кире коллективка җитәкче ролендә кайткан Илдар Илгизович Габидуллинны колач җәеп каршы алдык: Илдар – үзебезнеке, нигездә хатын-кызлардан торган коллективка ныклы терәк кирәк иде. Илдар Илгизович – редакциянең универсаль солдаты. Газета нәшер итү процессын компьютерлаштыру тулысы белән аның өстендә булды. Кирәк булса, язды, кирәк икән, версткалады, шофер, йөкче булган чаклары да истә. Көн чапты, төн чапты – бүгенге газетаның тышкы кыяфәтенә нигезне ул салды. Илдар Илгизович җитәкчелегендә хезмәткәрләр чын белгеч булып җитеште, газета бик күп конкурсларда җиңүче булды. Икенче тапкыр Бәллүр каләмгә ия булдык, район газеталары арасында иң көчле коллектив булуыбызны тагын бер тапкыр расладык.

Ә Казанның аппетиты яхшы – көчле татар, ә иң мөһиме – талантлы, әзер журналистны тартып кына ала! Илдар Илгизовичыбыз «Шәһри Казан»га китеп баргач, бик авыр булды. Горизонтта газетаны җитәкләп алып китәрлек зат та күренми шикелле. Әмма бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле?! Табылды бит шундый шәхес! Утлы өермә булып килеп керде дә, ничектер сүнә-сүрелә башлаган коллективны җитәкләп тә китте.

Илсөя Мансуровна Завилейская. Яшь, чибәр ханым теләсә нинди четерек ле хәлдән чыга, теләсә кем белән уртак тел таба ала. Андыйлар турында Некрасов шәп әйткән: чапкан атны туктату аңа берни тормый, янып торган өйгә дә барып керә ала. Җиңел сөяк: Идел аръягындагы авылларны урап, бер кочак материал туплап кайту – аның өчен «чепуха». Бүгенге баш мөхәррир заман таләбен үтәргә мәҗбүр: хезмәткәрләр саны кимеде, эш артты. Сан сыйфатка тәэсир итмәсен дисәң, бик нык тырышырга туры килә. Һәм ул тырыша да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев