Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Могҗизага ышанып...

Моннан 20 ел элек булган урынга килгәч, кичергән хисләрегезне хәтерлисезме? Анда барысы да элеккечә һәм шулчак каядыр күкрәк турысында нәрсәдер кытыклый башлый, ә башта балачакта узган вакыйгалар бөтерелә. ТР Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов белән «Чайка» лагерына килгәч, мин нәкъ шушы хисләрне кичердем.

Министр урынга килгәнче, без журналистларның моннан 4 ел элек үз эшен туктаткан балалар лагерын төшерергә ярты сәгать вакыт бар иде. Мондагы тамаша Чернобыль АЭСында булган авариядән соңгы ташландык Припять шәһәрен хәтерләтте. Күргәннәрне сүз белән генә аңлатырлык түгел, бигүк күңелле булмаган атмосферага чумасыгыз килсә, фоторепортажга күз салыгыз.
Ә бит кайчандыр бу лагерь үз кочагына 640 баланы сыйдыра ала иде.
– Мин үзем лагерьларда ике-өч смена ял иткән кеше буларак, ул чакларны сагынып искә алам, – дип сөйли ТР Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов. – Шулай да без әлеге структураның искерүен аңлыйбыз һәм республикабыз Президенты йөкләмәсе белән хәзер балалар сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт, реконструкция ясау буенча өч еллык программа эшкәртелә. Әлеге территориянең дә өстенлекле булырга тиешлегенә шигем юк. Беренчедән, географик яктан урнашуын гына карыйк – урманда, су буенда, саф һавада... Икенчедән, логистикасы әйбәт, берникадәр башкаладан ерак булса да, лагерьга тизарада килеп җитү мөмкинлеге бар.
Алга таба хәрәкәт булыр дип ышанасы килә дә бит, ни өчен дигәндә лагерьлар балаларыбызны социаль­ләштерүнең матур үрнәге булып тора.
Алга таба министр Яшел Үзән спорт клублары белән танышты.

Тулы материал газетаның чәршәмбе санында (№69).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев