Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәптә йодрык эшләми

Яшүсмерләр арасында да ызгышлар чыгып тора. Әмма сүз белән аңлашасы урында, кайберләре аны йодрык белән хәл итә һәм әлбәттә инде суд каршына баса.

Менә шулай шәһәр мәктәпләренең берсендә, апрельдә була ул, 17 яшьлек яшүсмер мәктәп ашханәсе янында икенче бер яшүсмернең битенә йодрыгы белән суга һәм шуның өчен аңа җавап та тотарга туры килә.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин безгә аңлатуынча, бу сугыш чукмары РФ Җинаятьләр Кодексының 112нче маддәсенең 1нче өлеше буенча хөкем ителә. Ягъни ул кеше сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян салган. Гаепләнүче үз гаебен таный. Суд боларны истә тотып, яшүсмергә 9 ай срокка иреген чикләү буенча карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев