Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәптә укучылар сугыша

Агымдагы елның 24 гыйнварында шәһәр мәктәпләренең берсендә III сыйныф укучылары арасында ызгыш чыгып, шуларның берсе тән җәрәхәтләре алган.

Бу уңайдан прокуратурага мөрәҗәгать булган һәм тикшерү үткәрелгән.
Прокурор ярдәмчесе Артур Киселев аңлатуынча, гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә,  мәгариф оешмасы укучыларга белем алу өчен  куркынычсыз уку шартлары тудырырга, аларны тәрбияләргә тиеш.


Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесенә, җитешсезлекләрне төзәтүне таләп итеп, прокурор күрсәтмәсе чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Школа Зеленодольск дети в школе дерутся