Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәпләрдә телефон: дусмы, дошманмы?

Газетабызның 16нчы санында чыккан «Мәхәббәт прививкасы яки балаларыбызны социаль челтәрләрдән кем саклар?» мәкаләсенә кайтаваз буларак түбәндәге фикерләрне тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле укучыларыбыз, бәлки әлеге мәсьәләгә сезнең дә үз карашыгыз бардыр. Шалтыратыгыз, языгыз.

  Гөлфирә Җәләлетдинова, Яшел Үзән:
– Мин, гомумән, балаларның мәктәпкә телефон тотып баруына «категорически» каршы. Кирәкми ул аларга, уйнап утырмасыннар. Коридорда «йөгереп йөрүне» өстенрәк итеп күрәм, артык шукланып китәргә ярамаса да.  Минем онык укырга  телефонсыз бара. Икене ватып кайтты инде, хәзер алмыйбыз да, бирмибез дә. Телефон аларны төп эш –  укудан читләштерә. Кирәк икән укытучыда телефон бар, әти-әниләрне ул шалтыратып кисәтә ала. 
 

  Илсөя Завилейская, «Яшел Үзән» газетасы редакторы:
– Башлангыч сыйныф укучысы әнисе буларак, үз фикеремне әйтәм. Әлеге карарга ике куллап риза һәм аны барысы да яклап чыгар дип өметләнәм. Беренчедән, парта өстендә яки портфель эчендә булсын, телефон бик нык комачаулый. Чөнки баланың кулы үзеннән-үзе яраткан гаджетына сузыла. Икенчедән, ул балалар арасында каршылыклар китереп чыгара: берсендә соңгы модельдәге айфон, икенчесендә самсунг, ә өченчесендә – сөйләшү өчен генә гап-гади телефон. Һәм бу кемдәдер мактанчыклык, кемдәдер үпкә тудыра. Ни генә булмасын – күңелне яралый. Нәрсә өчен, диген?! Инде өченчесенә килгәндә, замана балалары болай да үзара социаль челтәр һәм мессенджерлар аша гына аралаша. Нәтиҗәдә, без, үз эченә бикләнгән, чынбарлык тормышта аралаша белмәгән яшүсмерләрне күрәбез. Ә без әле, шуның өстенә, мәктәпкә телефон тоттырып җибәреп, аларның тереләй аралашу мөмкинлеген дә юк итәбез.

Гүзәл Нуриева, 5нче гимназия директоры:
– Без кемгә дә булса читтән карарга күнеккән, чөнки якындагы бик күренми бит ул. Менә шулай итеп, дөньяның акыллы башларын һәм миллионерларын үрнәк итеп китерәм. Стив Джобс, Бил Гейтс – үзләренең байлыклары һәм мөмкинлекләренең чиксезлегенә карамастан, балаларын ябык мәктәпләрдә укыта. Әлеге белем бирү йортлары, шул исәптән, Интернет челтәре һәм барлык төр гаджетлардан да ябык. Стив Джобсның балаларына бик күп нәрсә тыйганы билгеле. Мәсәлән, хәтта өйдә дә айфонны озак кулланырга рөхсәт булмаган. Бу бик сәер, әлбәттә, чөнки күпчелек, билгеле эшмәкәрнең балалары кыйммәтле гаджетларда коена дип уйлый. Әмма, Джобс моны бала организмына бик зарарлы дип санаган. Алардан башка да бик күп кызыклы шөгыльләр бар бит, мәсәлән, гаилә белән өстәл артында җыелышып укыган китап турында фикер алышу. Шуңа күрә, Стив Джонсның балаларына айфонны тыйганда, аларга бары тик яхшылык кына теләгән дип, ышанып әйтеп була.   

 Розалия Ибраһимова, Норлат:
– Телефоннарга мин дә каршы, дәрес укыйсы урынга кирәкмәгән нәрсә карап утыралар! Әти-
әниләре бала аптыратмасын, диеп алып бирә ахрысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X