Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МӘКТӘПКӘ ҖЫЕНЫРГА ЯРДӘМ ИТ!

Әле кайчан гына шалтыраган соңгы кыңгырау авазы тынып та өлгермәгән кебек, инде кабат мәш килеп балаларны яңа уку елына җыябыз.

Мәктәпкә барырга бик атлыгып тормаган ул-кызларыбызның күңелләре дә, яңа кием, матур әсбаплар сатып алгач җилкенеп куя, үсенеп китә. Аларның кәеф яхшыра, ә әти-әниләрнең кесәләре шактый саега... Ай-һай кыйммәт...

Әмма берни эшләп булмый, бала мәктәпкә тиешенчә җыенырга, башкалардан ким-хур булмый гына укыр­га тиеш. Соңгы елларда күп балалы гаиләләр ишәйде һәм берьюлы берничәсен тәэмин итеп, белем йортына озатуның нинди чыгымнар таләп итүен чамаларга була. 2007 елда Рес­публикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев нигез салган  «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе андыйларның хәлен ярыйсы гына җиңеләйтә. Алай гына да түгел, шыплап тутырылган букчаларны булачак I сыйныфлыларга мәртәбәле җитәкчеләрнең матур теләкләр теләп тапшыруы – үзе бер бәйрәм һәм яхшы укуга юллама булып тора.
Август – һәр муниципаль районда киләчәк буын турында кайгырту билгесе астында уза. Яшел Үзәндә дә мәрхәмәтле һәм юмарт кешеләр, җитәкчеләр җитәрлек. Менә алар ярдәмендә авыр шартларда яшәүче, күп балалы һәм инвалид бала тәрбия­ләүче гаиләләр 1 сентябрьне тулы мәгънәсендә сөенеп каршылау, шатланып мәктәпкә бару мөмкинлеге ала да инде.  Әйтеп узылган әлеге акция кысаларында шәһәребезнең Балалар сәнгать үзәгендә узган бәйрәмгә район хакимияте вәкилләре, оешма җитәкчеләре, ата-аналар, педагоглар, кунаклар һәм шундый күркәм һәм игелекле миссиягә битараф булмаучылар җыелды. Әлбәттә инде бу чараның аерылып торган иң гүзәл кунаклары, әле бер тапкыр да мәктәпнең беренче кыңгырау тавышын ишетмәгән, булачак беренче сыйныфлылар иде. Аларга шушы үзәккә йөреп шөгыльләнүче балалар бик матур концерт тамашасы күрсәтте, бүләк итеп аркаларына букча асучы мәртәбәле абый-апалары иң ихлас, җылы теләкләрен җиткерде.

Тулы язма газетаның җомга санында (№60).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция помоги собраться в школу

2
X