Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп тормышы

Күгеш мәктәбе укучылары бу көннәрдә бик актив әле. 

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан «Үлемен җиңгән шагыйрь» дип аталган әдәби кичә узган. Туган тел көнен дә төрле чаралар белән үткәргәннәр. Шушы көннәрдә мәктәптә «Иң матур эчтәлекле хат» бәйгесе бара. 26 хат язылган инде, нәтиҗә ясалачак. Шулай ук Васильевоның 3нче мәктәбендә узган «Җәлил укулары»нда катнашып, Алия Зиятдинова, Ясминә Гыйззәтуллина I урын, ә Илзирә Гайнуллина III урын яулаган. 3нче гимназиядә узган «Күренекле татарлар» конференциясендә чыгыш ясап, Алинә Сафина I урынга лаек булган. Афәрин!

Норлат мәктәбендә бу атнада «XXI гасырда мәгариф: традицияләр һәм инновацияләр» дип исемләнгән III төбәгара фәнни-гамәли конференция узган. Укучылар 6 секциядә үз эшләрен яклаган.

Олы Яке мәктәбе укучылары мәш килеп чаңгы ярышына әзерләнә. Ул иртәгә, 2 мартта, танылган авылдашлары – биатлон буенча Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына 41нче тапкыр үткәреләчәк. 
Россиядә театр елы уңаеннан мәктәптә план буенча төрле чаралар уза. I сыйныфлылар Әлифба бәйрәмен үткәргән. 

Васильевоның 3нче мәктәбендә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән Муса Җәлил исемендәге муниципаль әдәби бәйге узган. 
Бу чарада шәһәр һәм район мәктәпләреннән барлыгы 240 укучы катнашкан, 5 төркемдә төрле номинацияләрдә эшләгәннәр. Ә аларның хезмәтенә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре бәя биргән. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев