Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәхәббәт тарихы. Капитанның запас хатыны

Бер көнне, өйдә компьютерда ниләрдер карап утырганда, социаль челтәрләрнең берсендә чит исем астында ирем тутырган анкетага тап булдым. Яле, сөеклем, карыйк әле үзеңә.

Аватаркадагы фотосы яңа... 32 яшь (һе, 10 елга яшәрткән үзен). Һөнәрен үзенекен куйган, яшермәгән – судно капитаны. Башка кеше почтасын уку бик начар, начар. Ә 20 ел бергә гомер иткән хатыныңа хыянәт итү тагын да начаррак. Начар да яшәмәдек кебек. Дөрес, иң якын дус кызым һәрвакыт әйтә килде: “Айлар буе хатынын күрмәгән ирнең сөяркәсез яшәвенә ышанасыңмы? Аларның һәр портта берәр хатын”! Ә мин һәрчак иремне якладым, моның булуы мөмкин түгел, ул миңа тугры, мине генә ярата, дип каршы төштем. Чынлыкта, үз иремне бөтенләй дә белмим икән бит!

Гомер иткән ирең белән яңадан танышу бер дә кызык түгел икән. “Мин һәм сөекле кызым” дип исемләнгән альбомдагы фотоларны карага булдым. Үземнең беркатлылыгым аркасында, анда кызларыбыз белән төшкән фотоларны күрәчәгемә ышанган идем. Чынлап та фотоларда ул безнең балалар яшендге кыз белән, тик ул аны бер дә аларча үпми шул! Ирексездән, күзләремә үпкә һәм рәнҗеш яшьләре  тулды. Шулкадәр авыр һәм аяныч хәлдә калдым, сүзләр белән генә аңлатып булмастыр. Бергә яшәгән елларда йорт минем өстә булды. Балаларыма әти дә, әни дә булдым, чөнки аның өйдә торганы да булмады. Ә ул кайткан араларда, ял итсен өчен барлык шартларны тудырдым, эшләтмәскә тырыштым. Ирләр башкара торганнарын да үзем өйрәндем: кадак та кагам, розетка, су краннарын да үзем алыштырам. Фатирда ремонтны да бер үзем ясадым. Ә ул боларның берсен дә бәяләми, кырыйга йөри икән! Җитмәсә шундый яшь нәрсәкәй белән...

Ул моментта ирем өйдә юк, командировкада иде. Нишләргә икән, дип, мин бик озак уйландым. Шалтыратып барысын да әйтәсем килде... Социаль челтәргә куйган Искәндәр исеменә хәбәр язарга карар кылдым (миңа бит ирем Илгиз хыянәт итмәгән, ә шул Искәндәр). “Сәлам, кадерлем! Гафу ит, исемен белмим, фотога төшкән кыз белән бик күркәм күренәсез”. Шул көнне кич белән Илгиз шалтыратып акланырга тотынды. Имеш мин дөрес аңламаган, кайткач барысын да ачыклап бирәчәк. Мин тыңлап та бетермәдем, трубканы куйдым.

“Искәндәр”нең дуслары арасында теге кызны эзләп таптым да, аның “личка”сына кереп хәбәр яздым : “Исәнмесез, Лили! Сезгә Искәндәрнең хатыны яза. Минем бернинди дә җәнҗал куптарасым килми, шуны гына әйтегез әле, сез аның белән күптән танышмы?” Озак көттерми генә җавап та килеп иреште: “Исәнмесез! Сез шаяртасызмы? Нинди хатын? Искәндәрнең хатыны – мин! Без аның белән өйләнешкәнгә инде өч ел. Менә тиздән әти-әни булачакбыз, дүрт айдан улыбыз туачак”. Яңалык булса да яңалык менә бууу!.. ничек инде өйләнешкәннәр?! Өч ел” Мин монда, ә ул... Бу минем башыма сыймады. Бер тамчы белмәгән кешене ничек яратып яшәп булды икән? Минем Илгиз кайгыртучан, әйбәт ир иде. Әйе, йортта берни эшләми, әмма мин аның яратуын тоеп яшәдем. Без бик сирәк әйткәләшәбез, ул һәрвакытта да диярлек миңа юл куя иде. Илгиз малай көтте, ә мин аңарга менә дигән өч кыз таптым. Ә хәзер хыялы тормышка ашачак, тиздән улы туачак.

Нәкъ дүрт ел элек ул рейсларга гел бер маршрут буенча йөри башлады һәм шул шәһәрдә үзенә яшь хатын тапкан булып чыкты. Өйләнгән дә бит әле! Ничек итеп?! Ясалма документлар беләнме? Җинаятьче дә булып чыга түгелме соң?

Әгәр дә иремнең анкетасын һәм сөяркәсе белән төшкән фотоларны үз күзем белән күрмәсәм, мәңге ышанмас идем. Менә ул кайтты... Бик зур чәчәк бәйләме белән... Мине генә яратуы, эш буенча озак аерым торырга туры килгәнгә “запас хатын” булдырырга карар кылуы турында сөйләде... Моның хыянәт түгел, ә котылгысыз кирәкле чара гына булуын аңлатты. Паспорт та, туй да ясалма, дуслары ярдәм иткән икән. Менә шунда көндәшемне ихлас кызгандым. Гашыйк булган япь-яшь кыз, ышанган, ә аны шундый итеп алдаганнар!

-Мин сиңа әйберләреңне җыеп минем тормышымнан юк булырга 3 сәгать вакыт бирәм, - дидем.

-Ә балалар?

-Балалар?! Исеңә төштеләрмени? Алар белән күрешергә мин сиңа комачауламыйм, ә биредә безнең белән яшәмәячәксең! Синең йөкле “хатының” бар. Мин иртәгә аерылышырга гариза бирәм.

Ул вакыйгалардан соң бер ел үтте, ә мин әле һаман айный алмыйм. Минем өчен шундый шок булды! Моннан соң ирләргә бөтенләй ышанырга ярамаганлыгына инандым, миннән читтә торулары хәерле...

Наилә, 44 яшь    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев