Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәхәббәт прививкасы яки Яшел Үзән укучыларын социаль челтәрләрдә кем саклар?

Балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында, мәктәп укучылары тарафыннан закон бозу саннарыннан тыш, балаларга игътибар турында да сүз барды.

– Теләсә кайсы яшүсмер нинди генә ялгышлык кылса да, аны камчы ярдәмендә генә төзәтергә тырышу дөрес түгел, – дип, үз фикере белән уртаклашты ЯҮМР мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева. – Укучыларын ябык учреждениеләргә күчерүләренә карамастан, аларны онытмаучы укытучыларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу балаларның элеккеге педагоглары алар янына  барып йөриләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар, сәламәтлекләре белән кызыксыналар һәм игътибардан калдырмыйлар. Ә бу, минем уйлавымча, дөрес юлга бастыру, төзәтү өчен иң кирәкле һәм дөрес мәхәббәт прививкасы.
Рәисә Вәли кызы сүзләре белән килешеп, без, ата-ана­лар да моны күп очракта аңлап бетермибез, дип әйтә алам. Бергәләшеп уздырылган вакыт һәм бала тормышында шәхсән катнашу – без (зур өметләр баглаган балабыз кайвакытта начар билге алып кайтканда, үзен без теләгәнчә тәртипле тотмаганда) бик еш кулланган җәза төрләренә караганда күпкә нәтиҗәлерәк.

Язманың дәвамын газетада укырга мөмкин.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев