Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәк чәчәгенә дә чират җитте

Яшел Үзән районында  елдагыча  «Мәк» операциясе башланды. Ул этаплап уздырыла. 

Беренчесе 10 июльдән башланып 19 июльгә кадәр дәвам итте. Икенче этабы 5сеннән 14 августка кадәрге чорга туры килә. Соңгысы – 9ыннан 18 сентябрьгә кадәр. Әлеге операция барышында Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бакча участокларында наркотик матдәле үсемлекләр үсү-үсмәүне ачыклаячак һәм табылганнарны юкка чыгару буенча чараларын күрәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, полицейскийлар бакчасы булган кешеләрне алдан ук кисәтеп куя. Наркотиклы кыргый үсемлек игүчеләргә карата, Россия Федерациясе законнары нигезендә, административ җәза кулланылырга мөмкин.  Гражданнар өчен аның суммасы 4 мең сумга кадәр җитә ала, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ  арест салына. Юридик затларга – 100дән алып 300 мең сумга кадәр. 
Әгәр дә наркотиклы үсемлекләр бик зур күләмдә булса, ул вакытта җинаять җаваплылыгы каралган. Җинаятьләр кодексының 231нче маддәсе белән 300 мең сумга кадәр яки ике еллык хезмәт хакы күләмендә  штраф салына, яисә 480 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрелә, йә булмаса шул срокка кадәр  ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Инде наркотиклы үсемлек  аеруча зур күләмдә һәм төркем белән игелгән очракта 8 елга кадәр срок каралган.  Шуны да искәртү кирәк: закон белмәү җаваплылыктан азат итми.  Мәк һәм башка наркотиклы үсемлекләр  чәчәк атканда һәм өлгергән вакытта полицейскийлар участоклар буйлап рейдларга чыга. Законга ярашлы рәвештә  юридик һәм физик затлар  җир участогы хуҗасы булсалар һәм анда тыелган үсемлекләр үссә,  алар юкка чыгарылырга тиеш. Бигрәк тә җирле үзидарә һәм фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләренә  игътибарлы булырга кирәк.  Алар  боларны булдырмау буенча чарасын күрергә тиешләр. РФ административ хокук бозулар турында  Кодексның 10.5нче маддәсенә ярашлы рәвештә вәкаләтле органнардан күрсәтмә алган очракта  чара күрмәсәләр,  гражданнарга – 1500дән алып 2000 сумга кадәр, вазифаи затларга – 3000нән алып 4000 сумга кадәр, юридик затларга 30000-40000 сумга кадәр штраф салына. 
Наркотикларга бәйле мәгълүматны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының  8(843)291-210-02 ышаныч телефонына шалтыратып хәбәр итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев