Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мирный бистәсендәге яңа мәктәптә директор билгеле булды

Ике бассейн, иркен якты кабинетлар, 560 урынлык актлар залы, 450 кешелек ашханә, уңайлы мохит һәм заманча интерактив технологияләр.

Мирный бистәсендә 1 сентябрьдә ачылачак 18нче номерлы яңа мәктәп ата-аналар һәм балалар алдында нәкъ шундый булачак.

Күппрофильле лицей бөек рус мәгърифәтчесе Михаил Ломоносовның горур исемен йөртәчәк, ә аның символы – уй, ирек, киләчәккә омтылыш булачак.

Агымдагы елның гыйнвар аенда төзелеш башланганнан бирле әлеге уку йорты белән кем җитәкчелек итәр дигән интрига булды. Җитәкче билгеле, ул - Валентина Кибецның (9нчы лицейның элеккеге директоры) кызы Яна Владимировна.

Ул педагоглар династиясеннән, эш стажы 27 ел. Яңа директор көн саен үзенең киләчәк эш урыныннан әйләнеп уза. Мәктәпкә рус мәгърифәтчесе исемен бирү - шул исәптән аның инициативасы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар галиме исемен бирсәләр ни булган булыр иде икән?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу нинди Лермонтов инде, аның Яшел Үзәндә булганы яки безнең тирәлектә булганмы? Имеш, Кибец В.В. кызы кушкан, әллә "БЕРГӘ УКЫГАННАРМЫ?" "Мәхәббәте"нең иге-чиге булмаган Лермонтов Янага охшый икән үз йортының ишегенә исемен ябыштырсын! "МЦЫРИ"ны укымый, барыбер белми бүгенге ТЕЛСЕЗ балалар. КАЮМ НАСЫЙРИ исемен бирергә кирәк. Бу безнең яшь буын өчен тәрбия чыганагы булачак. Мәгариф идарәсе акылын югалта барамы әллә?

      2
      X