Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мирный бистәсендә Тукай бәйрәме

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген, Нәрсәдән бу? – Мин беләм: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

26 апрельдә, бөек шагыйребезнең туган көнендә, аның шушы юлларын кабатлый-кабатлый, Тынычлык бистәсендә урнашкан мәктәп балалары өчен ТУКАЙ БӘЙРӘМЕН үткәрергә “Нарат” сәнгать мәктәбе ишегалдына юнәлдек. Мәктәбебезнең “күкрәгендә шигырь уты сау” булган 5Б, 6Г, 7Б, 8А, 8В, 8Г, 10А сыйныфы балалары, татар теле укытучылары һәм мәктәп директоры Иванова Евгения Ивановна белән берлектә, башка мәктәп укучылары, әти-әниләре каршында Тукайның чын варислары икәнлекләрен расладылар. Туган көн кичәсен талантлы татар балалары – Слинков Аскар белән Хөсәенова Ләлә алып барды. Алар аеруча бер җылылык белән балаларны Шагыйрьнең тормыш юлыннан кабат үткәрделәр, аның моннан 100 ел элек әйтергә теләгән хисләрен җиткерделәр. Бәйрәмнең буеннан-буена сәхнәгә Шигырь, Тукай Шигыре хуҗа булды.

“Нарат” ишегалды Тукай рухы белән сугарылды. Шигырьләрен сөйләү, җыр, бию, әкиятләрен уйнау, квестларда катнашу – барысы да югары дәрәҗәдә иде. Тамашага килгән 9, 16, 17, 7 нче мәктәп укучылары тамашачы да, катнашучы да булдылар, бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үткәрелүенә соклануларын кабат-кабат белдерделәр. “Нарат” балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйдан Тукайга булган ихтирам һәм яратудан гөрләп торды.

Кичә ахырында һәр чыгыш ясаучы эксклюзив Дипломга ия булды.

Рәмзия Әминова, 15нче мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин. балалар!!!! Без булдырабыз!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодцы!!! Бик матур бэйрэм булды!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Молодцы!!!!