Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минтимер Шәймиевнең оныгы Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева «Tatler» журналына биргән интервьюсында Forbes версиясе буенча үзенең Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегенә кертелгәнен белгәч, елап җибәрүе турында һәм бабасына оныкларын акча кадерен белергә өйрәткәне өчен рәхмәтле булуы турында сөйләгән. Бу хакта «Вести КАМАЗа»га сылтама белән «Мәйдан журналы» яза.

26 яшендә «ТАИФ» директорлар советы әгъзасы булган Камилә Шәймиева әлеге исемлеккә үзен кертүләре дөрес түгел дип саный, чөнки бу дәрәҗәгә ул үз тырышлыклары белән түгел, ә гаилә советы карары белән ирешкән. Елап җибәрүе дә шуның белән бәйле икәнен аңлаткан ул.

Хәзерге вакытта Камилә Лондонда яши, Чикаго университетында MBA программасы буенча белем ала, Exclaim бизәнү әйберләре онлайн-кибете эшчәнлеген үстерү белән шөгыльләнә, шулай ук «Doc+» телемедицина сервисының милектәше дә. Әлеге сервис клиентларга өйләренә медицина хезмәткәре чакырту хезмәтен тәкъдим итә: өйдә больничный кәгазен яптыру, анализлар бирү, даруларны онлайн сатып алу һәм һәрдаим мессенджерлар аша табиб белән элемтәдә тору.

Шәймиева сүзләренчә, «Doc+» сервисын эшләтеп җибәрү белән шөгыльләнгән вакытта, ул булачак ире — инвестицион банкир Дмитрий белән танышкан. Хәзерге вакытта аларның Роберт исемле уллары  бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    молодец , Без булдырабыз!)))))

    Теги: внучка Минтимера Шаймиева

    2
    X