Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Минем һөнәрем – минем язмышым»

Сәрия Мәсхүтова – Серго исемендәге заводның танылган белгечләренең берсе. Биредә ул кырык дүртенче елын эшләп, шул вакыт эчендә компания җиһазларын ремонтлау буенча үзәкнең I категорияле икътисадчысына кадәр үскән. Кыю, намуслы, принципиаль һәм актив – аны монда менә шундый сыйфатлары буенча беләләр. Шуңа күрә предприятие аның кандидатурасын «Ел хатын-кызы – 2018» конкурсында катнашу өчен горурлык белән тәкъдим иткән.

«ПОЗиС»ка ул 1974 елның гыйнварында махсус конструкторлык-технология бюросына копировщик булып килә. Производстводан аерылмыйча гына ул белемен күтәрүен дәвам итә һәм 1987 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Белем алып, икътисадчыга әйләнә һәм аның белән ул бик горурлана. 
– Гомеремдә дә цех икътисадчысы булуыма үкенмәдем! Икътисадчы – ул бик кызыклы, кирәкле һәм мөһим һөнәр. 
Сәрия Сәфәр кызы ротор җиһазлары үзәк конструкторлык бюросында, инструменталь производство һәм баш механикның ремонт-торгызу хезмәте цехларында икътисади эшчәнлек үзенчәлеген бөтен камиллеге белән үзләштерә. Аны хезмәттәшләре дә бик хөрмәт итә. Мәсәлән, хезмәтне оештыру һәм нормага салу буенча инженер Наталья Латыйпова аның турында югары класслы профессионал буларак сөйли: 
– Сәрия Сәфәр кызы белән мин 1988 елдан бирле эшлим. Үҗәтлеге һәм хезмәтен яратуы аңа югары сыйфатлы икътисадчы булырга ярдәм итә, төгәл фикер йөртә белүе – бу аның характерына хас сыйфатлар.
Вазифаи бурычларын үтәүдән тыш Сәрия Сәфәр кызы серголыларның яшь буынын тәрбияләүдә дә актив катнаша. 
– Сәрия Сәфәр кызы – ТРның Атказанган икътисадчысы һәм берләшмәнең хөрмәтле хезмәткәре, – дип сөйли аның турында POZISның социаль һәм яшьләр проектлары идарәсе җитәкчесе Александр Спирин.
Актив һәм алдынгы карашлы кеше буларак Сәрия Сәфәр кызы 17 ел рәттән бүлекчә цехы профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана, җәмәгать эшләрендә һәм хезмәт коллективы тормышында актив катнаша. 
– Бөтен җирдә ротация, яңа һәм яшь кадрлар кирәк булганда да, коллектив Сәрия Сәфәр кызының үз вәкаләтләрен ташлавын теләми.
– Юк, андый цех комитеты рәисен без башка таба алмыйбыз! – ди POZISның профсоюз оешмасы рәисе Константин Антипов.
Безнең герой икътисадчы һөнәренә мәхәббәтне үзенең балаларына һәм оныкларына да бирә алган: алар да аның юлыннан киткән. Чөнки ул үз һөнәренең лаеклы үрнәге булып тора. 
Без Сәрия Мәсхүтовага конкурсның финал этабында уңышлар телибез һәм аның заводка «Минем һөнәрем – минем язмышым» номинациясендә җиңеп кайтуына ышанабыз! 

P.S. Газетаны типографиягә җибәрер алдыннан гына Сәрия Мәсхүтованың үз номинациясендә җиңеп, диплом белән бүләкләнүе һәм Президент белән очрашуга чакырылуы билгеле булды. Котлыйбыз!


Эмилия Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Позис экономист компании женщина года победительница