Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы эше мәсьәләсен өйрәнергә кушты

Хәзер Роспотребнадзор, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре һәм башка компетентлы затлар бәйрәмдә ресторан һәм кафеларның эш куркынычын бәяли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың компетентлы белгечләренә Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы эшләү мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

"Сорау килде, Президент аны күрде һәм Роспотребнадзор штабына моның ни дәрәҗәдә (бәйрәмдә җәмәгать туклануы эше) санэпидкуркынычсызлык күзлегеннән мөмкин булуын эшләргә кушты", - диде Галимова.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе искәрткәнчә, чараларны катгыйландыру яки йомшарту белән бәйле теләсә нинди карарлар административ гына кабул ителми. Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм барлык куркынычларны бәяли алырлык белгечләр белән консультатив эш алып барыла.

"Якын арада җавап булачак. Президент бу мәсьәләне хәл итүне йөкләде», - дип өстәде спикер.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан рестораторлары Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы сәгатьләрен озайтуны сораганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X