Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов: Яңа ел чараларында ковидка каршы барлык чаралар үтәлергә тиеш

Яңа ел алды атнасына карамастан, йомшарырга ярамый, дип кисәтте ТР Президенты.

Яңа ел алды һәм Яңа ел чаралары уздырганда барлык санэпидемиологик кагыйдәләр дә үтәлергә тиеш. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

 

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенгә республикада Covid-19 буенча вәзгыять катлаулы, әмма Роспотребнадзор һәм башка хезмәтләр гамәлләре ярдәмендә ул контрольдә тора.

 

Яңа ел алды атнасына карамастан, тынычланырга ярамый, дип кисәтте ТР Президенты. Ул чираттагы тапкыр республикада яңа ел корпоративларын үткәрүне тыймаганнарын искә төшерде, әмма алар санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп узарга тиеш.

 

"Бездә кунаклар, туристлар күп булачак, һәм бу зур җаваплылык. Кунакчыллык объектларының барысы да Роспотребнадзорның барлык таләпләренә туры килергә тиеш, - дип ассызыклады республика җитәкчесе. 

 

Барлык музейлар, кунакханәләр, башка туристик объектлар Татарстанда ачылачак, диде Рөстәм Миңнеханов, Яңа ел төнендә рестораннар иртәнге 3 сәгатькә кадәр эшләячәк.  

 

Элегрәк Туризм буенча ТР Дәүләт комитетында яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда кунакханәләрдә урнаштыру 94% ка җитәргә мөмкин, дип белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев